«Наркотик- афәт ул!»
Республикабыз буенча оештырылган «Наркотикларсыз тормыш» акциясенә кушылып, 10 июньдә, китапханәчеләребез, шәһәребезнең Күппрофильле колледж студентлары белән наркомания авыруының асылын ачу, килеп чыгу hәм таралу сәбәпләрен аңлату, үз-үзеңә, яшьтәшләреңә, өлкәннәргә, әйләнә-тирәгә кызыксыну тәрбияләү, укучыларны әлеге куркыныч чирдән кисәтү hәм аларда сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру максатыннан чыгып «Наркотик- афәт ул!» темасына әңгәмә-дәрес уздырды. Әңгәмә- дәрестә кеше организмына наркотик матдәләрнең йогынтысын өйрәнү, наркотикларга бәйлелек сәбәпләрен аңлату, наркоманиянең таралу куркынычына бәя бирү презентация ярдәмендә алып барылды.