Сыерчык бураны
Чара танылган балалар язучысы М.Сафинның 70 яшьлек юбилее уңаеннан 1 сыйныф укычылары өчен узгарылды. Балаларны шагыйребезнең тормыш юлы , иҗаты белән таныштырып үтелде. Кечкенә дусларыбыз М.Сафинның “Сыерчык бураны” исемле китабы белән тирәнтен таныштылар. Юмор белән язылган , балалар тормышын чагылдырган, кошлар , хайваннар турындагы шигырьләрен китапханәче һәм балалар да сәнгатьле итеп укыдылар. Китапка кергән шагыйрьнең табышмакларын да чиштеләр.
Мансур Сафинның матур рәсемнәр белән бизәкләп чыгарылган бу китабы балаларга бик ошады. Китапка кергән кызыклы шигырьләре дә күңелләренә хуш килде.