Тукайны укыйбыз
Чара бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көне уңаеннан үткәрелде. Укучыларга Г.Тукайның тормыш юлын, аның балаларга язган әкиятләрен , шигырьләрен искә төшереп киттек. Туган көнгә кунак булып, шагыйрь әсәрләренең геройлары -Шүрәле һәм Күбәләк килделәр. Алар укучылар белән Апуш кечкенә вакытта уйнарга яраткан кызыклы уеннар уйнадылар, Тукай әсәрләре буенча төзелгән викторина уткәрделәр. Укучылар аның иҗатын яхшы белгәннәрен күрсәтеп, шигырьләре һәм әкиятләре, мәсәлләре буенча төзелгән пазлларны җыйдылар.
Балалар Тукай көненә бүләк итеп әзерләгән шигырьләрен дә , яттан, артистларча,сәнгатьле итеп сөйләделәр. Аларның барысына да алдан әзерләнгән сертификатлар тапшырылды.
Чара барышында “Г.Тукай әсәре буенча төшерелгән «Ак бабай» исемле мультфильм карадылар. Бәйрәм ахырында барыбыз бергә Г.Тукайның «Туган тел» җырын башкардык
Китапханәбездәге Тукай бәйрәме укучыларга бик ошады, чөнки алар, яраткан шагыйребезнең хезмәт яратырга, белемле һәм тырыш булырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәткән шигырьләрен, әкиятләрен бик яратып укыйлар.