Күңелгә нур сала
Чара «Без татарча сөйләшәбез» акциясе кысаларында , танылган язучы Бикә Рәхимованың 80 –яшьлек юбилее уңаеннан әзерләнде.
Иң элек укучыларны кыскача аның тормыш юлы белән таныштырып кителде. Балалар өчен кызыклы, гыйбрәтле, мәзәкле шигырьләр һәм маҗаралы әкиятләр язганлыгы турында сөйләнде. Берничә шигыре укып кителде. Балалар үзләре дә аның шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар. Бикә Рәхимованың “Сихерләнгән дәрья” исемле маҗаралы әкияте дә укучыларга бик ошады. Шагыйрәнең күп кенә шигырьләренә композиторларларыбыз көйләр язган, шуларның берсе тыңланды.
Укучылар Бикә Рәхимова турында күп мәгълүмат алдылар, чөнки әле аның шигырьләре мәктәп программасына да кертелгән.