Городская библиотека семейного чтения - филиал № 4

Яз чибәре -Нәүрүз

Яз бәйрәме китапханәче һәм  тәрбияче белән берлектә, “Китап укып үсәбез” программасы кысаларында зурлар һәм  мәктәпкә әзерлек төркеме балалар өчен әзерләнде.

Максат: Татар халкының  милли бәйрәме “Нәүрүз” бәйрәме турында балаларның белемнәрен киңәйтү, милли горурлык хисләре тәрбияләү.

Нәүрүз иң шатлыклы яз бәйрәме- өмет бәйрәме. Тәрбияче балаларны бәйрәм тарихы белән таныштырып узды. Борынгы заманнардан ук  кешеләрнең  бу бәйрәмне, кыш үтеп, табигать яңара башлагач, көннең төн белән тигезләшкән мәлендә билгеләп үтүләре турында сөйләде.

Балалар язга багышлап шигырьләр сөйләделәр, “Яз килә” исемле җыр башкардылар.

Китапханәче  нәни дусларны  яз турында мәкальләр,  сынамышлар, табышмаклар белән таныштырды. Бәйрәм төрле татар халык уеннары белән аралаштырып барылды.

Нәүрүзбикә ахырда балаларны тәмле коймаклар белән сыйлады.Балалар бәйрәм турында  күп мәгълүмат алып, күңелле ял иттеләр