Курай моңлы әкиятче апа
Роза Хафизова - әдәбият эшчәнлеген тулысынча балаларга багышлаган язучыларның берсе. Чара язучының тууына 90 – еллык юбилеена багышлап узгарылды.
Кыскача гына аның тормыш юлы белән таныштырып кителде. Язучының балалар өчен шигырьләр, кызыклы хикәяләр язганлыгы турында сөйләнде һәм “Мин яхшы булдым” исемле кызыклы шигыре укылды. Аеруча нәни дусларыбызга Роза Хафизованың әкиятләре бик тә якын. Шулар арасында иң матуры - “Кирлемән” исемле әкияте. Аның эчтәлеге белән таныштылар . Хезмәт сөяргә , дус , гадел , намуслы булырга өйрәткән башка кызыклы , маҗаралы әкиятләре дә сабыйларга бик ошады.