Городская библиотека семейного чтения - филиал № 4

Рәхмәтле язмышыма

Очрашу  шәһәребездә танылган шагыйрә, “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе әгъзасы Нәфисә Баязитованың иҗатына багышлап узгарылды.

 Чарабызга  10- нчы мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары, “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе әгъзалары, безнең  микрорайонда  яшәүче китап , шигырь сөючеләр  чакырылды.

  Шагыйрә очрашуга килгән кешеләрне   үзенең тормыш юлы белән таныштырды. Балачак хатирәләре белән уртаклашты. Ничек итеп шигърияткә килүе турында кызыклы итеп сөйләде. Алып баручының кызыксындырган сорауларына җаваплар бирде. “Мөлдерәмә тулы күңелкәем” һәм “Урман җыры” исемле китапларына кергән туган авылына, аның гүзәл табигатенә, әниләргә багышлап язылган шигырьләрен яшь  китапханәчебез Лилия һәм  шагыйрә үзе дә укып китте. Нәфисә ханымның мәхәббәт лирикасы да  шигырь сөючеләргә   бик ошады. Аның күп кенә  шигырьләренә  көй язган, очрашуга кунак булып килгән Гайнуллин Ринат Талипович та  берничә җыр  башкарды.

 “Кама таңнары” әдәби  берләшмәсе җитәкчесе Набиуллина Р.Х. һәм  аксакаллар шурасыннан килгән Камалов В.Г та   чыгыш ясап, Нәфисә Хамидулловнаның иҗатына зур бәя бирделәр .

   Музыка мәктәбеннән килгән җырчы студенткабыз да кичәбезне ямьләндерде.

Соңыннан Нәфисә ханым үзенең иҗат планнары белән уртаклашты, әле күптән түгел генә язылган шигырьләрен укыды.

 Кичә бик күңелле узды. Нәфисә ханымның шигырьләре  күңелгә хуш килде.