Городская библиотека семейного чтения - филиал № 4

Әкиятче дә, батыр да

Әкиятләр сәгате Абдулла Алишның 110 –еллыгына багышлап , мәктәпкәчә әзерлек группа балалары өчен узгарылды.

Иң элек презентация аша  кечкенә дусларыбызны А.Алишның тормыш юлы белән таныштырып , аның  әле язучы гына түгел , герой да икәнен  сөйләдек. . Аның иҗатына тукталып, бигрәк тә кечкенәләр өчен  бик күп  кызыклы һәм гыйбрәтле  әкиятләр язганын әйтеп үттек. Китапханәбездә булган әкиятләр китаплары  белән  таныштырдык. “Чукмар белән Тукмар” һәм “Койрыклар” исемле әкиятләре кычрып  укылды. Рәсемнәргә карап балалар Абдулла Алишның нинди әкиятенә карата ясалганын әйтеп  бирделәр. “Куян кызы”  исемле әкияте буенча  тошерелгән мультфильмны балалар яратып карадылар.

Балалар язучы турында  күп нәрсә белделәр. Барлык әкиятләре  дә күңелләренә хуш килде.  Аның әкиятләрен укып үскән балалар батыр да, мәрхәмәтле дә, гадел дә тырыш та, инсафлы да , эшчән дә булып үсәрләр.