Әкиятләр иленә сәяхәт
Яраткан язучыбыз Г.Тукайның туган көне уңаеннан башлангыч сыйныф балалары өчен аның әкиятләренә сәяхәт кылынды. Иң элек электрон-презентация буенча тормыш юлы белән таныштылар. Укучылар Г.Тукайның шигырьләрен яттан сөйләделәр. Очрашуга әкият геройлары - Шүрәле, Кәҗә белән Бәрән дә килделәр.Алар балалар белән төрле уеннар, викториналар уздырдылар.