Лев Толстой-балаларга
Татарстанда Лев Толстой елы кысаларында балаларны аның иҗаты белән таныштыруны дәвам иттек. 86 нчы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек группасы балалары өчен аның әсәрләрен кычкырып уку узгарылды. Лев Толстойның кыскача тормыш юлы белән таныштырылды. Игътибарлы, игелекле, кайгыртучан, кыю булырга өйрәткән хикәяләре балаларга бик ошады.