Батулла – әкиятләр остасы
Рабит Батулланың 80 еллык юбилеена багышлап чара уздырылды. Язучы балалар өчен егермедән артык китап язган. Укучыларны аның маҗаралы әкиятләре белән таныштырдык. Язучының туган җирне, табигатьне яратырга,кош - кортларга, хайван -җәнлекләргә миһербанлы булырга өйрәткән әкиятләре балаларга бик ошады.