Урман маҗаралары
Китапханәдә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган әдәби уен үткәрелде. Бу чара балаларны Тукайның бай тормышы һәм иҗаты белән якыннан таныштыру өчен менә дигән мөмкинлек булды.Балалар Тукайның тормыш юлы, аның үскән шартлары һәм көнкүреше турында бик күп кызыклы фактлар белделәр.
Чараның иң мавыктыргыч өлешләренең берсе Тукай әкиятләре буенча үткәрелгән әдәби викторина булды. Балалар үзләренең белемнәрен күрсәтеп, сорауларга актив җавап бирделәр. Аннары алар игътибарына "Шүрәле" мультфильмы тәкъдим ителде. Мультфильмны караганнан соң, балалар поэма турында фикер алышуга актив кушылдылар, үзләренең уй-фикерләре һәм хисләре белән уртаклаштылар. Әдәби уен балалар өчен Тукай иҗатын яңа яктан ачарга, аның әсәрләренә мәхәббәт уятырга ярдәм итте.