Городская библиотека семейного чтения - филиал № 4

Нәүрүз

21 март — яз фасылының көн белән төн тигезләшкән вакыты. Бу көнне табигать уянып, яңа тормыш башлана. Нәүрүз – ул язны каршылап, язгы чәчү эшләре башланыр алдыннан үткәрелә торган милли бәйрәмебез. Бу көнне халык җыелып, төрле уеннар оештыра, җырлар җырлый, биюләр бии.