Йөрәк кочагында
21 гыйнвар – Халыкара кочаклашу көне!
Бу көнне бөтен дөньяда кешеләр бер-берсен кочаклап, җылылык һәм мәхәббәт бүләк итә. 99 нчы номерлы балалар бакчасына йөрүче нәниләр дә бу бәйрәмнән читтә калмадылар! Алар үзләре яраткан китапларын, дусларын, китапханәче апаларын кочаклап кына калмадылар, ә үзләренең иҗади сәләтләрен дә күрсәттеләр.
Чын йөрәк җылысы белән кочак бүләк итә торган сөйкемле аю баласын ясап, алар бу көнне тагын да истәлеклерәк иттеләр.