Сәламәт бул, китап!
5 декабрь көнне без Волонтерлар көнен билгеләп үтәбез. Бу – киң күңелле, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торучы кешеләрнең бәйрәме. Волонтерлар – бик җаваплы, актив һәм башкаларга ярдәм итәргә омтылучы кешеләр.
Безнең яшь укучыларыбыз да китапханәчегә чын ярдәмче булып күрсәтә алдылар. Алар үзләре яраткан китапларны саклауга үз өлешләрен керттеләр. Балалар ертылган битләрне пөхтә итеп ябыштырырга, китапларның тышлыгын ныгытырга һәм аларны яңа, матур кыяфәткә китерергә өйрәнделәр. Бу эш алар өчен бик кызыклы һәм файдалы булды.