Тормышым минем - җыр төсле
Җәүдәт Дәрзаманның тууына 80 яшь тулу уңаеннан китапханәдә китап күргәзмәсе оештырылды. Җ.Дәрзаман — күренекле татар шагыйре, язучы, журналист. Күргәзмәдә язучының тормыш юлына, иҗатына багышланган материаллар урын алды. Аннан башка, укучылар Җәүдәт Дәрзаманның тормышы һәм иҗат юлы белән таныштылар.
Китап күргәзмәсе язучының иҗатын яңадан искә төшерү, китап сөючеләрне аның әсәрләре белән таныштыру максатыннан оештырылды.