Китаплы веранда
Җәйге көннең кояшлы иртәсендә, 99 нчы номерлы балалар бакчасының нәниләре өчен ачык һавада, җыйнак кына верандада җәйге укулар узды. Кечкенә тыңлаучылар, тылсымлы әкият дөньясына чумдылар.
Балаларга бик күп кызыклы китаплар тәкъдим ителде, әмма аларны аеруча Абдулла Алишның «Бикбатыр белән Биккуркак» әкияте сокландырды. Балалар тын да алмыйча батыр песи баласы һәм аның куркак дусты - куян маҗараларын күзәттеләр.