Городская библиотека семейного чтения - филиал № 4

Рабит Батулла әкиятләре

Рабит Батулланың 80 яшьлек юбилее уңаеннан 99 нчы балалар бакчасында бәйрәм рухы хөкем сөрде! Нәниләр өчен чын тылсымлы укулар оештырылды. Балалар язучының иҗаты белән таныштылар, аның әкиятләреннән өзекләр укылды. Ә иң кызыгы – "Аю баласы Әппәс" әкиятеннән сөйкемле аю ясау буенча мастер-класс узды. Балалар үз куллары белән ясаган уенчыклар аларга зур шатлык бүләк итте!