Городская библиотека семейного чтения - филиал № 4

Ел китабы

Әдәбият сөюче укучылар игътибарына китапханәдә яңа китап. АЛИНӘ ХӘБИБУЛЛИНА "ЧӘЧЛӘРЕҢДӘ ШОМЫРТ ИСЕ" 12+

Яшь язучы Алинә Хәбибуллинаның беренче мөстәкыйль җыентыгы тәкъдим ителә. Автор бүгенге яшьләр тормышын, бигрәк тә татар яшьләре белән бәйле вазгыятьне, яхшы белә. Ул үз әсәрләрендә нинди генә чорда да мәхәббәтнең — мәхәббәт, хыянәтнең хыянәт булып калуын кискен вакыйгалар мисалында йөгерек, җанлы тел белән раслап-сурәтләп бирә.