Иң татлы тел, туган тел
21 февраль – Халыкара туган тел көне. Һәр халыкта – үзенә хас мәдәният, үз тарихы һәм туган гореф – гадәтләре бар. Теләсә кайсы телнең юкка чыгуы тулы бер мәдәни мирасны югалтуны аңлата. Халыкның тел базасын сакларга ярдәм итү бик мөһим бурыч булып тора.
Китапханәче билгеләп үтте, тел – ул безнең көндәлек көнкүрешебез, тормыш, тарих, мәдәният. Шуңа күрә үзеңнең туган телеңне сакларга, өйрәнергә һәм үстерергә кирәк. Китапханәче чыгышыннан, 10 нчы номерлы мәктәп балалары 21 февральнең – туган тел көне буларак билгеләп үтелүе турында мәгълүмат алдылар. Алар, табышмакларга , викторина сорауларына җавап бирделәр, тәмамланмаган мәкальләр һәм афоризмнарны дәвам иттеләр.