Городская библиотека семейного чтения - филиал № 4

Шагыйрьнең исеме йөрәк түрендә

Февраль аеның кояшлы матур көнендә патриот шагыйребез Муса Җәлилнең туган көнен билгеләп үтәбез. Быел Муса Җәлилнең тууына 119 ел.

Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил әнә шундый шәхесләрнең берсе. Муса Җәлилнең бөтен иҗаты – батырлык үрнәге. Ул чын мәгънәсендә халкыбызның бөек шәхесе, горурлыгы.  

Балалар кечкенә Мусаның балачагы турында хикәяне кызыксынып тыңладылар. Мусаның бик күп яхшы яклары турында белделәр. Аның иҗаты белән таныштылар, «Күке», «Әтәч», «Сәгать», «Чишмә» һәм башка шигырьләрен сөйләделәр.
Муса Җәлил күрсәткән батырлыгы балалар күңелендә тирән эз калдырды. Хәзерге заманда илебезнең патриотларын тәрбияләү бик мөхим бурыч булып тора. Безнең балалар илебезнең геройларын белергә тиеш.