Журналлар каруселе
99 нчы номерлы балалар бакчасындагы сабыйлар өчен, балалар журналлары иле буйлап сәяхәт - библиографик күзәтү үткәрелде. Журнал битләрендә балаларга гаҗәеп һәм кызыклы дөнья ачылды. Балалар үткәннәргә сәяхәт кылдылар һәм вакытлы матбугатның тарихын белделәр. Нәрсә ул периодик басмалар, ни өчен журналлар укырга файдалы?
Чара барышында «Мурзилка», «Тошка», «Непоседа», «Салават күпере», «Сабантуй» һ.б журналларына күзәтү үткәрелде. Балалар үзләре өчен бик күп кызыклы табышмаклар, ребуслар һәм викториналар ачтылар. Мәгълүмат дөньясында вакытлы матбугат әһәмияте турында белделәр.