Городская библиотека семейного чтения - филиал № 4

Фокус - покус Яңа ел!

Узып бара елның соңгы минутлары,
Бар дөньяда балкый Яңа ел утлары.
Балаларның бәхетле йөзләре сабый чакны искә төшерә.
Әйтерсең лә барып кайттым балачак иленә.

Яңа ел яңа өмет, шатлык, яңа бәхет алып килә дип, 99 нчы номерлы балалар бакчасындагы нәниләр өчен Яңа ел бәйрәме оештырылды. Балалар киләсе ел герое -Елан һәм Кар Кызы белән күңел ачтылар, кыш турында шигырьләр сөйләделәр, әкият геройлары белән бергә биеделәр, күңелле уеннарда катнаштылар. Барысы да Яңа ел бүләкләре һәм искиткеч бәйрәм кәефе алды!