Киштәдә яңа китаплар
Китапханәдәге яңа китаплар - китапханәчеләр һәм укучылар өчен һәрвакыт шатлыклы вакыйга. Бу юлы китап киштәләре татар һәм рус телләрендә татар язучыларының китаплары белән тулыландырылды һәм алар «Киштәдә яңа китаплар» дигән китап күргәзмәсендә тәкъдим ителде. Бу китаплар төрле жанрларда - заманча детективлар, мавыктыргыч маҗаралар, тормыш, мәхәббәт һәм кеше мөнәсәбәтләре турында романнар. Татар прозасын яратучыларны үзебезнең китап күргәзмәсендәге китаплар белән танышып, күңелләренә хуш килерлек матур әдәбият дөньясына чакырабыз.