Өзелгән җыр эзеннән
12 февраль көнне 10 нчы мәктәп балаларына Муса Җәлилнең 110 еллык юбилеена багышланган шигъри сәгать уздырылды. Укучыларга шагыйрьнең тормыш юлына багышланган презентация күрсәтелде. Муса Җәлил талантлы шагыйрь генә түгел, аның язмышы бер яктан фаҗигале булса, икенче яктан каһарманлык үрнәге икәнлеге турында сөйләнде."Моабит дәфтәрләре" нә кергән шигырьләре укылды.