Әнием кояшым минем!
Ничә ел инде җәмгыятебездә әниләрнең ижтимагый әһәмиятен күтәрү максатыннан Россия Федерациясе Президентының 1998 елның 30 гыйнварында чыккан №120 номерлы карары нигезендә Россиядә ноябрьнең соңгы якшәмбесендә “Әниләр көне” билгеләп үтелә. Быел ул 24 ноябрь көненә туры килде.
Җирдә иң матур сүз - ӘНИ. Бу кешенең әйткән иң беренче сүзе һәм ул барлык телләрдә дә бер үк дулкынландыргыч һәм назлы итеп яңгырый. Әниләр бәйрәме уңаеннан 99 нчы номерлы балалар бакчасындагы нәниләр өчен бик күңелле уен- викторинасы узды .