Городская библиотека семейного чтения - филиал № 4

Талантлы язучы

Татар язучысы Шамил Рәкыйповның тууына 95 ел тулу уңаеннан, китапханәдә әңгәмә узды.
Шамил Рәкыйпов күп кенә документаль китапларның: “Кайдан син, Жан?”, “Кипарислар җыры”, “Йолдызлы төннәр” роман-дилогиясе һ. б. авторы. Автор язган әсәрләрнең геройлары Бөек Ватан сугышы елларында искиткеч батырлыклар кылган һәм Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган чын кешеләр. Бу аны башка авторлардан аерып торучы үзенчәлек.