Городская библиотека семейного чтения - филиал № 4

Абдулла Алишның әкияти дөньясында

15 сентябрь – Абдулла Алишның туган көне. Шул уңайдан 99 нчы номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен, татар язучысы Абдулла Алишның тууына 116 ел тулуга багышланган кычкырып уку узды.

Абдулла Алиш әкиятләре матур хезмәт сөючәнлек һәм игелек хисләре тәрбияләргә булыша, үз илләрен яратырга, кыю, гадел булырга өйрәтә, өлкәннәрне хөрмәт итәргә тәрбияли.