Минем Татарстаным!
Республика көне – күпмилләтле Татарстан халкының тынычлык һәм иминлек, бердәмлек символы бәйрәме ул.
Чарада катнашучылар Ватан турындагы шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләделәр, табышмакларга җаваплар әйттеләр, республикабыз халыкларының төрле уеннарын уйнадылар.
99 нчы номерлы балалар бакчасындагы сабыйлар республикабызның алга таба үсештә булуын теләделәр һәм аны сакларга, яратырга вәгъдә иттеләр.