Роберт Миңнуллинны укыйбыз
Роберт Миңнуллин үзенчәлекле, искиткеч сәләтле балалар шагыйре. Ул - балалар дөньясында үзен иркен һәм табигый итеп хис итә. Шагыйрь көчәнми дә, тырышмый да, шуңа күрә дә аның шигырьләре бер сулышта укыла.
Яраткан шагыйребезнең күп кенә шигырьләре тәрбияви әһәмияткә ия булуы да безнең өчен бик мөһим.Роберт Миңнуллин үз шигырьләрендә балалар образларын төрле яктан ачып күрсәткән. Алар шаян да, тапкыр да, эшчән дә, кыю да, патриот та.
Балалар Роберт Миңнуллинның шигырьләрен бик яратып укыдылар.