Әдәби мәйдан
27 июльда Тынычлык урамы 17 нче йорт каршында Әдәби мәйдан оештырылды. Бу чара Әдәбият елына багышланган һәм сайлау алды кампаниясе кысаларында узды. Шәһәрдәшләребез Татарстан язучылар берлеге әгъзалары белән очраштылар. Шулай ук алар өчен төрле уеннар, конкурслар оештырылды.Өлкәннәр һәм балалар бик яратып тозлы камырдан сыннар, уенчыклар ясауда катнаштылар, әдәби геройлар образында фотога төштеләр.


