Исеме - Кояш, яктырта да, җылыта да
6 ноябрь көнне Кояш Тимбиковага 85 яшь тулган булыр иде. Ул күпсанлы повестьлар, хикәяләр, публицистик мәкаләләр авторы. Кояш Тимбикова әсәрләрендә төп проблемалар булып «мәңгелек» темалар тора: намус һәм хурлык, гаделлек һәм законсызлык, алар кеше бәхете, кеше тормышындагы урын хакына даими көрәш темасы белән үрелеп бара. Автор кеше тормышының матурлыгын һәм сөйкемлелеген мактый. Тормышның матурлыгы кешеләр.
Өлкәннәр абонементында укучылар өчен китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмә янында әңгәмә үткәрелде. Укучылар татар язучысы турында күп кенә файдалы һәм кызыклы мәгълүматлар алдылар.