Әнием бердәнберем
Әни – кеше тормышындагы иң мөһим һәм кадерле кеше. Әниләргә багышлап күпме шигырьләр язылган да, күпме җырлар җырланган... Тик гел яңалары туа тора, чөнки әни кешегә күпме генә матур, җылы сүзләр әйтсәң дә аз булачак һәм хисләрне аңлатырга җитмәчәк...
Әниләр бәйрәме уңаеннан 99 нчы номерлы балалар бакчасында оста шигырь сөйләүчеләр конкурсы узды . Бу шигырьләр барысы да әниләргә һәм балачак дөньясына багышланган иде. Барлык катнашучылары да әзерләнгәннәр, үзләренең осталыкларын һәм оригинальлеген күрсәтеп искиткеч чыгыш ясадылар. Барлык шигырь сөйләүчеләр грамоталар белән бүләкләнделәр.