Тукай безнең белән
26 апрельдә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә. Аның китаплары туган ягыбызның матурлыгына, игелегенә өйрәтә, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга өнди. Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның тормышы бары тик 27 ел гына билгеләп үтелә.
Ул җиде ел эчендә 9 поэма, дистәләгән публицистик мәкаләләр иҗат итә.
Бу көнне китапханә бөек шагыйрьнең иҗатын яратучылар өчен шигъри марафон үткәрде. Көн дәвамында укучылар Г.Тукайның яраткан шигырьләрен укыдылар.