Городская библиотека семейного чтения - филиал № 4

Сәламәт сабыйлар

7 апрель-Бөтендөнья сәламәтлек көне! Ел саен Бөтендөнья сәламәтлек көнендә,  бөтен планета балалары сәламәт, нык, кыю, җитез һәм көчле булып үссен өчен, бөтен җирдә спорт ярышлары һәм бәйрәмнәр уза!

Бу бәйрәм – үз саулыгың турында кайгыртуга һәм төрле чирләрне искәртүгә багышланган көн.

Нәни балалар “Витаминка” табибы белән  “Сәламәтлек утравына” сәяхәт иттеләр. 

A, B, C, D витаминнары белән таныштылар, алар кеше организмына ничек тәэсир иткәнен белделәр. Нәни балалар безнең сәламәтлек өчен зарядка ясау, чисталыкны саклау, дөрес итеп туклану, саф һавада йөрү һәм спорт белән шөгыльләнү бик мөһим дигән нәтиҗә ясадылар.