Городская библиотека семейного чтения - филиал № 4

Муса Җәлил – балаларның дусты

 Һәр милләттә исеме телгә алынуга ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил - әнә шундый исемнәрнең берсе. Шагыйрь үзенең бөтен гомерен туган теленә, туган халкына багышлаган. Аның бөтен тормышы - героик тормыш ул.

 Муса Җәлил кечкенә балалар өчен бик күп шигырьләр язып калдырган. Шушы шигырьләре аша 87 номерлы балалар бакчасына йөрүче балаларны шагыйрьнең балачагына сәяхәткә чакырдык.