Кояш чык,чык!
Чара «Китап укып үсәбез» программасы кысаларында , язучы Шәйхи Маннурның юбилеена багышлап үткәрелде. Шагыйрьнең тормыш юлы турында сөйләнде. Ш.Маннур балалар өчен бик күп шигырьләр иҗат иткәнлеге әйтелде. Кечкенә дусларыбызны аның бик матур рәсемнәр белән бизәкләп эшләнгән « Кояш чык,чык » исемле китабы белән якыннан таныштырып узылды. Шул китапка кергән, балалар бик тә яхшы белгән, « Яхшы бел» һәм башка бик күп кызыклы, гыйбрәтле шигырьләре укып кителде.
Балаларга Шәйхи Маннурның шигырьләре бик тә ошады.