Городская библиотека семейного чтения - филиал № 4

Нурзия ападан бүләк

Шәһәребезнең 50 еллыгына багышлап,  86 номерлы балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркем балалары өчен, №39 балалар бакчасында өлкән тәрбияче – методист, язучы Нурзия Мирхазова белән очрашу үткәрелде.  Иң элек балаларга Нурзия ханымның балалар әдәбиятындагы эшчәнлеге  турында эйтеп кителде. Кечкенәләр өчен язылган иң беренче китапларыннан берсе булган  бик матур  “ Бүләк”  исемле китабы белән таныштылар. Шул китапка  кергән берничә шигырен балалар яттан сөйләделәр. Ниһаять,  Нурзия ханымның үзенә сүз бирелде. Ул үзенең балачагындагы кызыклы вакыйгаларны, кечкенәдән бик тә китап укырга яратканлыгы, ни өчен тәрбияче һөнәрен сайлаганлыгын  турында сөйләде. 

   Әле куптән түгел генә Нурзия Рашитовнаның кечкенәләр өчен тагын бер китабы басылып чыкты. Ул “Серле рәссам”/ Волшебный художник” исемле.  Шул китап белән танышып, анда кергән берничә шигырьне  яттан да сөйләделәр.

Шигырьләрен яттан сөйләгән һәр балага Нурзия апалары үзенең “Бүләк” исемле китабын, ә 3 төркем тәрбияче апаларына үзенең яңа китабын бүләк итте.

 Язучы апа белән очрашу балаларга бик тә ошады. Бүләкләре өчен рәхмәт иттеләр. Аңа исәнлек – саулык теләп,  тагы да шулай күбрәк матур – матур шигырьләр язуын теләп калдылар.