Городская библиотека семейного чтения - филиал № 4

Татар киносы

23 сентябрьдә 10 мәктәпнең 9 сыйныф укучылары өчен "Татар киносы" исемле киноальманах үткәрелде. Укучылар татар киносы тарихы белән таныштылар. Иң беренче төшерелгән "Булат-батыр" исемле фильмнан бер өзек карадылар.

2000 елларда  тошерелгән фильмнарның эчтәлеген сөйләп, алардан өзекләр күрсәтелде. 2005 елдан алып һәр елны Казанда уздырыла торган  Халыкара мөселман кинофестивале  турында сөйләнде.Шул фестивальдә 1 урынны алган "Мөселман" исемле фильмнан өзек карап утелде.

Укучыларга китапханәбезгә килеп, кинофильмнар тошерелгән китапларны укырга тәкъдим иттек.