Кар кызы белән күңел ачу
: “Китап укып үсәбез” программасы кысаларында узгарылган быелгы беренче чарабыз яңа елга багышлап үткәрелде.
Яңа ел балаларның яратып, көтеп алган бәйрәмнәре. Кар кызы белән очрашу алар өчен тагы да зур бәхет. Иң элек балалар кышка багышланган табышмакларны чиштеләр, викторина сорауларына оста итеп җавап бирделәр. Кышкы чорга, яңа елга багышланган матур китаплар белән таныштылар. Нәни дусларыбыз үзләре дә, алдан әзерләгән яна ел бәйрәме турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар. Балалар янына кунак булып килгән Кар кызы , кечкенә дуслары белән белән кызыклы уеннар уйнап, аларга күңелле мизгелләр бүләк итте.