Городская библиотека семейного чтения - филиал № 4

Көзге моңнар

   Көз һәр кешенең күңелендә төрле хисләр уята: кемдер алтын-сары төскә күмелгән бу вакытка ихластан сөенә, бу айларда үзенә илһам, көч ала, ә кемдер көзләрдә сагышка бирелә. Ничек кенә булмасын, бу ел фасылы һәр кешенең күңелендә үз урынын таба. Ә беләсезме, көзне нәрсә белән тагын да ямьләндереп җибәреп була? Әлбәттә, шигырьләр белән! 

  86 нчы номерлы балалар бакчасында, танылган  язучыларыбызның матур көзгә багышлап язылган шигырьләрен сәнгатьле итеп  сөйләү  конкурсы узгарылды. Зал   бәйрәмчә көзге яфраклар, шарлар белән бизәлде. Китап күргәзмәсе дә оештырылды. Ярышта төрле яшьтәге балалар көч  сынашты.

    Конкурс көз турындагы җырлар башкару, кызыклы уеннар уйнау белән аралаштырып барылды. Барлык балалар да шигырьләрне бик оста итеп сөйләделәр. Конкурста катнашучы нәни дусларыбызга  дипломнар һәм сертификатлар тапшырылды.