Городская библиотека семейного чтения - филиал № 4

Офыкларда калган балачак

Безнең Түбән Кама шәһәре шагыйрьләргә, сәнгать эшлеклеләренә, язучыларга, җырчыларга бай төбәк.  Шәһәребез үзенең күренекле шәхес булып өлгергән улы һәм кызлары белән горурлана ала. Шундый күренекле шәхесләрнең берсе булган шагыйрә Рәмзия Вәлиева укучылар белән очрашуга килде. Билгеле  инде ,балаларга язучы белән якыннан танышу- ул зур бәйрәм!  Иң элек,  укучыларны аның тормыш юлы белән таныштырып киттек. Рәмзия ханым үзе дә, бала вакытындагы кызыклы хәтирәләре белән уртаклашты. Балалар әдәбиятына тартылып яшәве, һичшиксез аның тормыш эшчәнлегенә, нәниләр дөньясында 20 еллап гомерен үткәрү үз эзен салгандыр  диде. Беренче “Бәбкә кая югалган” исемле китабына  Һәм башка китапларына кергән, балалар бик яратып укый торган шигырьләрен укыды.

Укучылар да, шагыйрәнең китапларына кергән, тапкыр, зирәк, тырыш,табигатьне, туган телне яратырга өйрәткән  күңелле, шаян   шигырьләрен  сәнгатьле итеп укыдылар.        Китапханәче Лилия Нафисовна, матур  татар кызы  костюмыннан Рәмзия ханымның “Конкурста” исемле шигырен укыды. Укучыларга шагыйрәнең әнисенә багышлап язылган шигыренә төшерелгән  җыр-клип бик тә ошады.

Язучы, шигырьләре ярдәмендә балаларда туган илгә,туган телгә мәхәббәт уята, дус тату яшәргә өйрәтә. Кичәбез азагында балалар Рәмзия апалары әзерләп, тегеп килгән калфаклар,түбәтәйләр, алъяпкычлар киеп фотога төштеләр.