Городская библиотека семейного чтения - филиал № 4

Рәшит Бәшәр –балалар язучысы

Чара танылган балалар язучысы Рәшит Бәшәрнең 70 – яшьлек юбилеена багышлап, 4а сыйныф укучылары өчен  узгарылды.  Әдәби сәгатебез язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырудан башланды. Рәшит Бәшәрнең балалар тормышына,табигатьне яратырга,эш сөяргә, матурлыкны күрә белергә өйрәткән шигырьләрен китапханәче һәм укучылар үзләре дә сәнгатьле итеп укыдылар. Авторның хыялый да, уйчан да, тормыш кырыслыгы һәм кеше язмышлары  турында сөйли торган кыска хикәяләре, повестьларе  белән дә таныштылар. Укучылар язучы турында күп мәгълүмат алдылар. Аның шигырьләре һәм проза әсәрләре дә балаларга бик ошады.