«Кызык шагыйрь Роберт абый"
Балалар иртәсе, август аенда туган көне булган, балаларның яраткан язучысы Роберт Миңнуллинның иҗатына багышлап узгарылды. Кечкенә дусларыбызны иң элек аның кыскача гына тормыш юлы белән дә таныштырып киттек. Роберт абыебызның иҗатына тукталып, бигрәк тә кечкенәләр өчен бик күп кызыклы шигырьләр, гыйбрәтле әкиятләр язганлыгы әйтеп үтелде. Нәни дусларыбызны китапханәбездә булган китаплары белән таныштырып уздык. Шигырьләр җыентыгына кергән матур шигырьләрне , Алсу һәм Булат исемле курчакларны кулланып, шигырь геройлары исеменнән кызыклы итеп укылды.
Балалар язучы турында күп нәрсә белделәр. Барлык шигырьләре дә балаларның күңелләренә хуш килде.