Язучы Роза Хафизовага 90 яшь тулу уңаеннан
Быел балалар язучысы Роза Хафизованың тууына 90-еллыгы билгеләп үтелә. Шул уңайдан без 7 мәктәпнең 4 В сыйныф укучылары белән "Әкиятче апа сабаклары" дип аталган әхлак сәгате уздырдык. Язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдык, "Сак-Сок тавышы" әкият-пьесасына аерым тукталдык. Быел театр елы булуын да исәпкә алып, балалар белән берлектә сәнгатьле итеп рольләргә бүлеп укыдык. Бу сәхнәләштерелгән тамаша балаларга әсәрне аңлап кабул итү өчен үтемле чара булды. Балалар бик теләп катнаштылар.