Городская детская библиотека - филиал № 38

"Кырлай җырлары" күргәзмә-инсталляциясе буенча сәяхәт

Китапханәнең музеенда "Тукай җырлары" күргәзмә-инсталляциясе оештырылды. Экспозиция буенча экскурсиягә 8 нче "Тургай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр чакырылган иде. Балалар әңгәмә тыңладылар, рольләргә бүленеп  Г.Тукай әкиятләрен һәм шигырьләрен укыдылар, ребуслар чиштеләр һәм бөек шагыйрьнең балалар шигырьләре буенча кызыклы биремнәр башкардылар, елның дүрт фасылы турындагы табышмакларны чиштеләр. Балалар "Сөткә төшкән тычкан", "Кызыклы шәкерт" буенча инсценировкада катнаштылар. Балалар сюжет тәртибе белән "Су анасы" әкияте буенча мульткадрлар җыйдылар, ә героиня Күбәләк "Бала белән күбәләк" шигыре буенча күңелле гимнастика үткәрде. Соңыннан Тукай әкиятләре буенча ясалган мультфильм карадылар.