Городская детская библиотека - филиал № 38

"Белемле кулланучы"

Ел саен 15 мартта Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан"Беседка" клубына йөрүче актив өлкән яшьтәге укучылар белән "Белемле кулланучы" дигән исем астында лекция укулар узды. Чараның беренче өлешендә Кулланучылар хокукларын яклау бүлеге вәкилләре Бәдретдинова Р.М. һәм Фәрхетдинова Д.Т. белән очрашу узды. Белгечләр бу датаның барлыкка килү тарихы, өлкән яшьтә хокукый грамоталылыкның мөһимлеге турында сөйләделәр. Танып-белү әңгәмәсе барышында укучыларыбыз бик күп файдалы мәгълүмат алды, ә практик өлешендә "Белемле кулланучы" дигән викторина үткәрелде. Тема буенча әзерләнгән китапларга күзәтү ясалды.