Городская детская библиотека - филиал № 38

"Тукай юлы" интеллектуаль уен

Интеллектуаль уен ярыш форматында узды. Иң элек укучылар шагыйрь турында гомуми мәгълүмат алдылар. Командаларга бүленеп, балалар бөек шагыйрьнең тормышына кагылышлы һәм аның танылган әсәрләре турындагы сорауларга җавап бирделәр. Балалар "Карлыгач"шигыренең юлларын логик тәртиптә җыйдылар, Музыкаль "Түбәтәй"  биремнәрен үтәделәр, рәсемнәр буенча Татарстандагы Тукай белән бәйле урыннарны билгеләделәр. Суперуенда "Кара тартма"да Х предметын билгеләделәр. Йомгаклау өлешендә "Тукай юлы"н җыйдылар.