Городская детская библиотека - филиал № 38

Интеллектуаль уен «Гаилә кыйммәтләре утравы»

Уенда катнашучылар командаларга бүленеп, гаилә һәм гаилә кыйммәтләре буенча биремнәрне үтәделәр. Темага кагылышлы мәкальләр җыйдык, "Гаилә" филвордын чиштек. Китапханәче белән бергә берничә кризислы гаилә ситуациясе турында фикер алыштык, пазллар җыйдык, гаилә темасы яктыртылган рус классикларының әсәрләре белән таныштык. Балалар шәҗәрә агачы төшенчәсе белән таныштылар, үзләренең гаилә шәҗәрәсен төзеделәр.