Городская детская библиотека - филиал № 38

Һөнәрләр иленә сәяхәт

7 нче мәктәпнең 5 сыйныф укучылары белән профориентация уен сәгате узды. Чара барышында балалар китапханәче белән бергә нинди һөнәр ияләре киендерә, ашата, тамашаларны сөендерә, яклый икәнен ачыкладылар. «Һөнәрне таны» уенын уйнадык, кроссвордка җаваплар таптык. Тылсымлы капчыктагы прфессиональ инструментларның кемнеке икәнен билгеләделәр. Соңыннан балаларга тема буенча китапларга күзәтү ясалды. Биредәге китаплар «Үскәч мин кем булырга телим?" дигән катлаулы сорауга җавап табарга ярдәм итте.